Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ел башыннан 30 меңнән арттык йөртүче тизлек арттырган өчен җаваплылыкка тартылган
Ел башыннан 30 меңнән арттык йөртүче тизлек арттырган өчен җаваплылыкка тартылган
(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Казанда бу ел башыннан 30870тән артык йөртүче тизлек арттырган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Шәһәрдә өч айда әлеге сәбәп буенча 42 һәлакәт булган, анда 7 кеше үлгән һәм 44е җәрәхәтләнгән.
Шимбә иртә белән Казаннан ерак түгел билгесез йөртүче бер ир-атны бәрдерә. Һәлакәт Горький шоссесында "Нарат" кафесы янында була. Йөртүче һәлакәт урыныннан качкан.
Узган ял көннәрендә Татарстан башкаласында җәяүлеләрне бәрдерүнең 17 очрагы теркәлгән. Һәлакәт килеп чыгуның төп сәбәбе - йөртүчеләрнең тизлек арттыруы. Йөртүчеләргә тизлек режимын бозган очракта, 500 сумга кадәр штраф салынырга яки 4 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин, дип искә төшерә Казанның Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ матбугат үзәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз