news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башы әнә шундый - "Ватаным Татарстан" газетасы

Яңа ел төнендә Татарстан башкаласында ун бала дөньяга аваз салган. Сары Эт елы алып килгән сөенечле хәбәрләрнең берсе бу! Көенечлесе дә бар.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Эльвира Вәлиева). Дүрт малайга – алты кыз. Яңа ел төнендә Татарстан башкаласында ун бала дөньяга аваз салган. Сары Эт елы алып килгән сөенечле хәбәрләрнең берсе бу! Көенечлесе дә бар. Кайберәүләр өчен 2018 ел беренче көннәреннән үк фаҗигаләр белән башланды, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе.

Аюны да биетәләр

Бу көннәрдә бөтен халык күңел ача. Табын артында утырып арыган халык кунакка йөри, табигатькә чыга. Күңел ачу чараларының ниндие генә юк! Бигрәк тә парклар гөрләп тора. Казанда урнашкан “Черек күл” паркында “Угол” иҗат лабораториясе әзерләгән зур эт турында интерактив спектакль күрсәтелде. Эт, чыннан да, бик зур: цирктагы Кытай аҗдаһасын хә­терләтә. Персонажны тудыру өчен, алты артист бер-бер артлы тезелеп баса һәм аларга бер эт костюмын кидерәләр. Тамаша Яңа ел каникуллары тә­мамланганчы, 8 гыйн­варга кадәр күрсәтеләчәк. Горький паркында К.Тинчурин театры артистлары катнашында Яңа ел тамашасын тәкъдим итәләр. Ул 40 минут дәвам итә, аннары тамашачылар Кыш бабай, Кар кызы һәм Эт белән фотога төшә ала. Казан паркларында биек­леге дүрт метрга кадәр җиткән аюларны да күрергә мөмкин иде хәтта. “Паркларда кыш” программасы кысасында башкалада тәүге тапкыр Франциянең Remue Me­nage күчмә театры чыгыш ясады. Ак аюлар өч көн дәвамында ха­лыкның күңелен ачты. Шәһәр парк­ларында “Большие братья” Мәс­кәү труппасын да күрергә мөмкин иде. Бу көннәрдә Татарстан калаларында “Ак тылсымчылар” тамашасын тәкъдим итәләр. Кичә артист­ларның чыгышын Түбән Кама халкы караса, бүген алар әлмәтләрне сөендерә, иртәгә исә Казанга килеп җитәчәкләр. Тамашаны көнгә өчәр мәртәбә күрсәтәләр.

Бәйрәм мәйданнарында исә бар да тәртиптә. Янгын сүнде­рү­челәр әнә шулай ди. Билгеле булганча, узган елның 25 декабреннән янгынга каршы махсус режим кертелгән иде. Янгын куркынычсызлыгы та­ләп­ләрен саклау максатында бәй­рәмнәрдә пиротехник чаралардан бары тик махсус мәй­даннарда гына файдалану рөхсәт ителә. Бәйрәм мәйдан­нарында көн саен 3,5 меңгә якын коткаручы сакта тора. Шөкер, ялларның беренче яртысында би­редә бер генә га­дәттән тыш хәл очрагы теркәл­мәгән.

30 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр Татарстан коткаручылары 34 янгын сүндергән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте. Аерым алганда, Болгарда шәхси йортта чыккан янгыннан тәне һәм сулыш юллары пешкән 42 яшьлек йорт хуҗасын коткарганнар. Актаныш районында янгын сүндерүчеләр ут капкан йорттан ике ир-атны алып чыккан. Яңа ел бәйрәмнәренең беренче дүрт көнендә коткаручылар барлыгы 157 чакыру буенча юлга чыккан.

Иң беренче кыз туган

Яңа ел бәйрәмнәренең беренче дүрт көнендә Татарстанда 288 юл һәлакәте теркәлгән. Алты очракта зыян күрүчеләр дә бар. Иң зур фаҗига Яңа елның дүртенче көнендә Питрәч районында килеп чыкты. Казан – Шәмәрдән юлында “Hyundai Creta” һәм “ВАЗ-2114” автомобильләре бәрелешү аркасында, дүрт кешенең гомере өзел­де. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгъ­лүматларга караганда, “ино­марка”ны йөртүче тизлекне чамадан тыш арттырган һәм каршы яктагы юлга чыккан. “ВАЗ” автомобиле шоферы һәм аның өч пассажиры һәлакәт урынында җан биргән. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепле йөртүчене җиде елга хөкем итәргә мөм­киннәр.


Яңа ел төнендә “Ашыгыч яр­дәм” табибларының да эше бермә-бер арткан. Алар 1 мең 299 тапкыр чакыруга барган. Татарстан Сәла­мәт­лек саклау минис­тр­лыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, табиблар миокард инфаркты белән 8 кешене, баш миендә кан әйләнеше бозылу белән 26 авыруны хастаха­нәгә озат­кан. Бәхетсез­лек очраклары буенча 259 чакыруга барырга туры килгән. Җәмәгать урыннарын­да 185 тапкыр ашыгыч ярдәм күр­сәт­кәннәр. Бәй­рәм тө­нен­дә Татарстан башкаласында барлыгы 80 “ашы­гыч ярдәм” бригадасы эшләгән.


Яңа ел төнендә Казанда ун бала туган. Дүрт малай һәм алты кыз дөньяга аваз салган. Быел Казан Республика клиник хастаханәсе Перинаталь үзәгендә беренче булып кыз бала дөньяга килгән. Баланың авырлыгы – 3150 грамм. Яңа елда Чаллыда ике бала туган, икесе дә Кама балалар медицина үзәге Перинаталь үзәгендә дөнья­га аваз салган.

Хәниянең урамы булачак

Кышкы каникулда кояшлы хә­бәр дә килеп иреште. Россия Президенты Владимир Путин Ми­сыр­ның башкаласы Каһирә шәһәре белән даими авиаэлемтәләрне яңар­ту турындагы указны имзалаган. Хәзер Кызыл диңгез ярына юл ачык. Тик әлегә курортларга юл Каһирә аша гына. Бу – вакыт эше генә, дип фаразлаган белгечләр.


Казан урамнарының берсенә исә җырчы Хәния Фәрхи исемен бирәчәкләр. Җыр­чының исемен Казанның яңа урамнарына исем биргәндә куллану өчен топонимика буенча комиссия мәгълү­мат­лары банкына керткәннәр. “Һич­шиксез, Хәния Фәрхи – халык җыр­чысы, аның кабатланмас тавышы бөтен ил буенча меңләгән тамашачыларны әсир итте, ул популярлык һәм халык мәхәббәте казанган шәхес. Аның күпьеллык эшчәнлеге Татарстан Республикасында мәң­ге­ләштерүгә лаек”, – дигән җавап килгән мэриядән.
Берүк 9 гыйнварда эшкә чыгарга онытмагыз. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы искә төшергән. Сары Эт елында беренче эш атнасы киләсе си­шәмбедән башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100