news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел азагында Чаллыда Lotos маркалы шәһәр автобуслары җыя башлыйлар

Киләсе елда Татарстанның "РариТЭК" һәм Кытайның Foton компанияләре уртак производствосында 300 автобус җитештерү планлаштырыла.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Киләсе елда Чаллыда 300  Lotos автобусы җитештерү планлаштырыла. Татарстанның «РариТЭК» ремонт-механика заводы белән Кытайның Foton компанияләре уртак производствосында әлеге автобусларны быел декабрь аеннан җыя башларга ниятлиләр. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 2020 елда автобуслар җыю күләмен ике тапкыр (елына 600 берәмлеккә кадәр) арттырырга ниятлиләр, дип искәртте ул ТР Президентының Кытайга эш сәфәре графигы белән таныштырып.

Киләсе елда Россия базары өчен әлегә яңа модель булып торган «Школьник» классындагы автобус та эшләнер дип көтелә.

  • 2018 елның гыйнварында Татарстанның «РариТЭК» һәм Кытайның Foton компанияләре арасында хезмәттәшлек турында сөйләшүләр узган иде. Яклар Россия базарына җайлаштырылган шәһәр һәм шәһәр яны автобусларын бергәләп җитештерү турында карар кабул итте. Алар ягулык сыйфатында метан газы, дизель ягулыгы һәм электр энергиясе кулланачак. Компанияләр шулай ук Lotos сәүдә маркасы белән автобуслар җыю производствосы булдыру турында да килеште. «РариТЭК» аларны Минск автомобиль заводының МАЗ-206 автобусы базасында эшләп чыгарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100