Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ел азагына Татарстанда үзмәшгульләр саны 60 меңгә җитәр дип фаразлана
Бүген аларның саны 8 меңнән арткан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Ел азагына Татарстанда үзмәшгульләр саны 60 меңгә җитәр дип фаразлана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифиингта билгеле булды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров республикада 15 апрельгә үз эше белән шөгыльләнүче 8 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгәнен әйтте. Алар барысы да яңа салым режимын кулланучылар. Салым ставкасы физик затлар өчен үз товарын сатудан алынган керемнең 4 процентын тәшкил итә. Әмма аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артык булмавы шарт.
“Татарстан Президенты бу мәсьәләне шәхсән үзе контрольдә тота”, - диде Шамил Гафаров.
Казанда үзмәшгульләрнең саны 3 мең, Чаллыда – 1 меңнән артык. Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәттә 300дән күбрәк. Республикада һәр муниципаль районда үзмәшгуль булып теркәлгән кешеләр бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз