news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел азагына кадәр Татарстанда барлык муниципаль берләшмә чикләре ачыкланып бетәчәк

Хәзерге вакытта республикада 950 муниципаль берләшмә чикләрен ачыклау төгәлләнгән.

Ел азагына кадәр Татарстанда барлык муниципаль берләшмә чикләре ачыкланып бетәчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстанда агымдагы ел ахырына кадәр барлык муниципаль берләшмәләр чикләре турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертергә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында әйтте.

«Татарстанда барлыгы 956 муниципаль берләшмә бар. 950 берләшмә чикләре кадастр исәбендә тора. Тагын Алабуга һәм Менделеевск районнары, шулай ук дүрт авыл җирлеге — Поспелово, Тихонов, Коновалов һәм Иске Мазино җирлекләренең чикләрен исәпкә аласы калды», — диде Рөстәм Мерзакреев.

Аның сүзләренчә, чикләр турындагы белешмә ачыкланып бетү уңаеннан, муниципаль берләшмәләр статусы турындагы закон проектлары әзерләнгән һәм алар Татарстан Дәүләт Советына кертелгән.

«Законнар кабул ителү белән без чикләрне кадастр исәбенә куячакбыз. Әгәр дә без ул законнарны быел кабул итсәк, 2019 елга барлык чикләр исәптә булачак», — дип йомгаклады Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100