news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел ахырында россиялеләргә унөченче пенсия түләнергә мөмкин

Дәүләт Думасында декабрьдә картлык буенча иминият пенсиясе алучы барлык өлкән яшьтәге кешеләргә 13 нче пенсия түләргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Известия» «Гадел Россия — дөреслек өчен» фракциясе башлыгы Сергей Мироновның премьер-министр Михаил Мишустинга юллаган хатына сылтама белән яза.

«13 нче пенсияне түләү гомере буе илебез үсеше мәнфәгатьләрендә эшләгән затларга карата социаль гаделлекне торгызуга ярдәм итәчәк», - дип әйткән депутат.

Кичә Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Федерация Советындагы чыгышы вакытында Россия пенсионерларына 2025 елда инфляция дәрәҗәсенә түләүләрне индексацияләячәкләр, дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100