news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел ахырына мәктәп укучыларына психологик ярдәм күрсәтә торган сайт барлыкка киләчәк

Ел ахырына мәктәп укучыларына психологик ярдәм күрсәтә торган сайт барлыкка киләчәк
Фото: «Татар-информ» архивы

Россия Мәгариф министрлыгы укучылар өчен портал ясый, алар анда профессиональ психологлардан консультация ала алачак. Онлайн-ярдәм балаларга дусларына һәм якыннарына ышанып бүлешә алмаган проблемалары турында сөйләргә мөмкинлек бирәчәк, дип сөйләде Россия мәгариф министры Сергей Кравцов.

«Мәктәп укучысы һәрвакытта да үз проблемалары турында әти-әниләре һәм яшьтәшләре белән сөйләшә алмый – без барыбыз да үзебезне хәтерлибез. Еш кына теге яки бу проблеманы уртаклашырга мөмкин булган чит кеше кирәк. Чөнки проблема белән уртаклашмасаң, ул соңыннан җыела һәм җимергеч булып чыгарга мөмкин», – дип яза ТАСС министр сүзләрен.

Кравцов сүзләренчә, портал җәй ахырында эшли башлаячак. Консультацияләр ябык режимда узачак.

Порталны эшләүдә Мәгариф министрлыгы белән берлектә Мәскәү психология-педагогика университеты катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100