news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел ахырына кадәр Татарстан районнарына 50 мәктәп автобусы биреләчәк

Ел ахырына кадәр Татарстан районнарына 50 мәктәп автобусы биреләчәк
Фото: Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы

2024 ел ахырына кадәр Татарстан районнарына тагын 50 мәктәп автобусы кайтачак. Бу сертификатны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе съездында республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тапшырды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Муниципалитетларга ПАЗ һәм ГАЗ маркалы автобуслар бирелә. Алар федераль акчага сатып алынган. Шул хактагы боерыкны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин июль аенда ук имзалаган.

Яңа машиналар 12-32 урынга исәпләнгән, алар балаларны мәктәп маршрутлары буенча имин йөртү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100