news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел ахырына кадәр Казанда 2,4 мең күп балалы гаиләне җир белән тәэмин итү планлаштырыла

2026 ел ахырына кадәр Казанның 2,4 мең күп балалы гаиләсен җир кишәрлекләре белән тәэмин итү планлаштырыла. Яңа бистәләр өчен юллар һәм инженерлык инфраструктурасы төзелә башлаган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов хәбәр итте.

Докладчы сүзләренә караганда, бүгенге көндә җир кишәрлеген түләүсез алу хокукына ия гражданнар исемлегендә 18,2 мең күп балалы гаилә тора. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 11,1 мең гаилә участок алган, тагын 7 мең гаилә чиратта тора.

2026 ел башыннан Татарстан Республикасы башкаласында җир кишәрлекләрен бүлү буенча 78 комиссия уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча күп балалы гаиләләр 877 кишәрлек сайлаган. Тагын 1,2 мең җир кишәрлеге формалаштырылган һәм бирелүгә әзерләнгән, ә 739ы формалашу стадиясендә.

«Участоклар юллар, газ, су белән тәэмин ителүне таләп итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, 2025 елдан республика бюджетыннан ел саен 1 млрд сум – күп балалы гаиләләрнең җир кишәрлекләрен үзләштерүгә ярдәм итү өчен юллар һәм су белән тәэмин итү объектлары төзелешенә 500әр млн сум бүлеп бирелә», – дип искәртте Галәветдинов.

Татарстан Рәисе кушуы буенча тагын 1,7 мең гаиләне җир кишәрлекләре белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк яңа территорияләр сайлап алынды һәм формалаштырылды. Яңа участоклар республиканың Югары Ослан, Питрәч, Яшел Үзән, Биектау һәм Лаеш районнарында урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot