news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел ахырына «Салават күпере» торак комплексында өч балалар бакчасы ачылачак

«ЭврикУМ», «Сәлам», «Дуслар» балалар бакчалары «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

Ел ахырына «Салават күпере» торак комплексында өч балалар бакчасы ачылачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ").  «Салават күпере» торак комплексында 121 номерлы «ЭврикУМ», 122 номерлы «Сәлам», 132 номерлы «Дуслар» балалар бакчалары бу ел ахырына кадәр ачылачак һәм микрорайонда яшәүче балалар өчен 600ләп урын биреләчәк. Барлык 3 объект та «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

121 «ЭврикУМ» балалар бакчасында администрациягә, педагогларга һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына төрле проблемаларны хәл итү яки инновацион чишелешләрне эзләү өчен нәтиҗәле механизмнар табарга мөмкинлек бирүче «Open Space» ачык пространство технологиясе кулланыла. Биредә проектлы уку технологиясен кулланып, балаларны укытуга юнәлтелгән «Тере китаплар» инновацион проекты гамәлгә ашырылачак.

122 номерлы «Сәлам» балалар белем бирү учреждениесенең үзенчәлеге булып, иртә профориентация – төрле һөнәрләрдә һәм эшчәнлек өлкәләрендә күпбаскычлы башлангыч һөнәри осталык күнекмәләре алу тора.  Бакчаларда рус, татар һәм инглиз телләрен, мәдәният, үз халкының гореф-гадәтләрен дә өйрәнәчәк.

132 «Дуслар» балалар бакчасында Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәрьяклап үсешенә «Игелекле бизнес» проекты, финанс грамоталылыгы дәресләре, менталь арифметика кебек юнәлешләр ярдәм итәчәк. Спорт һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә аерым игътибар биреләчәк.

Киләсе елда "Салават Күпере" торак комплексында яңа балалар бакчалары һәм мәктәп төзелешен дәвам итү планлаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100