news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел ахырына кадәр Татарстанда 311 ятим баланы торак белән тәэмин итәчәкләр

Ятимнәргә билгеләнгән торакның әзерлеге турында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш министры Ирек Фәйзуллин хисап тотты.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Быел 28 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1 млн 857,6 мең кв. метр торак сафка бастырылган. Социаль ипотека программасы буенча 3 мең 754 фатирлы 89 йорт төзелгән, аларның гомуми мәйданы 216,4 мең кв. метрны тәшкил итә.

Программа кысаларында төзелүче 104 объектның 95е әзер диярлек, 9 объектта эшләрнең яртысы башкарылган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә җиткерде.

Видеоконференция режимында узган киңәшмәне ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков алып барды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Спикер инвестицияләр исәбенә төзелүче күпфатирлы тораклар программасы буенча 34 объектның 27се югары әзерлектә булуын, 7 йортта эшләр тулы көчкә баруын билгеләп үтте.

Министр шулай ук ятимнәргә биреләчәк торак турында да хисап тотты. 2016 елда Татарстанның 311 ятим баласын торак белән тәэмин итү планлаштырылган. Дәүләт торак фонды тәкъдим иткән 54 йорттан инде фатирлар сайланган.

Алар арасында – 8 шәхси йорт; ТР Дәүләт төзелеш инспекциясе күзәтчелегендә булмаган 23 күпфатирлы йорт; ТР Дәүләт төзелеш инспекциясе күзәтчелегендә булган 23 күпфатирлы йорт бар. Алардан 2 объект урта әзерлек дәрәҗәсендә; 13 объект – югары әзерлек дәрәҗәсендә; ике объектта төзелеш эшләре төгәлләнгән; 37 объект файдалануга тапшырылган.

Илдар Халиков ятимнәргә бирелүче торак мәсьәләсен контрольдә тотарга һәм программа үтәлеше вакытына сыешырга кирәклеген әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100