news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел ахырына кадәр Татарстан көллиятләре һәм мәктәпләре Wi-Fi челтәренә тоташтырылачак

Бу урта һөнәри белем оешмаларының бизнес-процессларын цифрлаштырыру һәм белем бирү процессы сыйфатын күтәрү мөмкинлеге бирәчәк.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Ел ахырына кадәр Татарстан көллиятләре һәм мәктәпләре Wi-Fi челтәренә тоташтырылачак. Бу турыда Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ТААСка биргән интервьюсында әйткән.

“Ел ахырына кадәр алар урта һөнәри белем бирүче барлык оешмаларда да куелачак”, - дип аңлатма бирде министр. Бу урта һөнәри белем оешмаларының бизнес-процессларын цифрлаштырыру һәм белем бирү процессы сыйфатын күтәрү мөмкинлеге бирәчәк.

"Чыбыксыз Интернетны үстерү Татарстанда өстенлек юнәлешләрнең берсе", - диде Роман Шәйхетдинов.

Бүген Татарстанда Интернетка тоташтыручы якынча 10 мең мобиль булмаган җайланма ремонтланган. Бу якынча 4,5 мең Wi-Fi челтәренә тоташу ноктасы һәм 5,5 мең WiMAX ноктасы. Бу шулай ук чыбыксыз югары тизлекле Интернет. Барлык Wi-Fi челтәренә тоташу ноктасының 10 проценты кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, бигрәк тә паркларда һәм скверларда куелачак, диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100