news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел ахырына кадәр республикада “Татарстан яшьләре” дәүләт программасы эшләнәчәк

Яшь буынны республикада эшкә урнашу һәм сәләтләреңне тормышта куллану мәсьәләсе борчый.

Ел ахырына кадәр республикада “Татарстан яшьләре” дәүләт программасы эшләнәчәк
архив/Ильнар Тухбатов, Рамиль Гали

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Егор Никитин). Якындагы айда республикада “Татарстан яшьләре” дәүләт программасы эшләнәчәк. Ул Татарстан Яшьләр министрлыгының киләчәктәге эшчәнлек юнәлешләрен билгеләячә. Бу турыда “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән интервьюда ведомство җитәкчесе Дамир Фәттахов әйтте.

Татарстан яшьләре белән очрашуларда эшкә урнашу һәм сәләтләреңне тормышта куллану мәсьәләсе турында сораулар күп бирелә. Ведомствоның максаты – республика территориясендә бу мөмкинлекләрен тудыру.

Бу максатларга ирешү өчен “Татарстан яшьләре” яңа дәүләт программасы ярдәм итәргә тиеш, дип белдерде министр. Анда элеккеге Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында алып барылган уңышлы эшчәнлек үрнәкләре кулланылачак, төзәтмәләр дә кертеләчәк.

  • Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак. Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100