news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел ахырына кадәр Мисыр курортларына рейслар яңартылырга мөмкин

Бу хакта әлеге вазгыять белән таныш чыганак хәбәр иткән.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия шәһәрләре һәм Мисыр курортлары Хургада һәм Шарм-Эль-Шейх арасында авиаэлемтәләр 2018 елның икенче яртысыннан да иртәрәк яңартылмаячак, дип хәбәр иткән "Интерфакс"ка әлеге вазгыять белән таныш чыганак.

"Мәскәү белән Каһирә арасындагы турыдан-туры очышлар яңартылуның техник параметрлары турында фикер алышу бара. Көйләнү эшләре айлап барыр һәм беренче самолетлар февраль уртасында гына очыш ясар. Әмма курорт аэропортлары Хургада һәм Шарм-Эль-Шейх белән туры авиаэлемтәләрне яңарту туында әлегә сүз юк”, - дип җиткергән чыганак.

Ул Мисыр курортларына очышларны ачу Хургада һәм Шарм-Эль-Шейх аэропортларында өстәмә куркынычсызлык чаралары күрүне таләп итә, дип белдергән.

"Каһирә аэропортыннан соң курорт аэропортлары Россия ягыннан булган аерым куркынычсызлык чараларына туры килергә тиеш. Россия рейслары пассажирларына, шулай ук Россия һава судноларына да техник һәм административ куркынычсызлык гарантиясе булырга тиеш. Шулай икәнлегенә инспекция үткәрү мөһим. Чираттагы контроль очыш билгеләнмәгән әле”, дигән чыганак. Шулай булуга кармастан, чыганак мәгълүматлары буенча, аэропортлар әзерләнә һәм ярты ел эчендә тиешле инспекцияләрне кабул итә алалар.

“Шулай итеп, Каһирә белән авиаэлемтәләр уңышлы яңартылганда, Россия ягы таләпләре үз вакытында үтәлгәндә, Мисыр курортлары белән авиаэлемтәләр 2018 елның икенче яртысында яңартылырга мөмкин”, - дигән ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100