news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел ахырына долларның бәясе 68 сумга кадәр үсәргә мөмкин - Икътисади үсеш министры

Министрлыкның фаразы буенча, нефтькә бәя дә баррель өчен 40 доллар тирәсе булачак.

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Рубль курсы хәзерге вакытта “ныгу” тенденциясен күрсәтә. Тик озакламый ул кими башлаячак һәм ел ахырына долларга карата 68 сум булырга мөмкин. РФ икътисади үсеш министрлыгының бу фаразын әлеге идарә башлыгы Максим Орешкин сүзләренә сылтама ясап, "Интерфакс" хәбәр итә.

Әлеге фаразга нигезләнеп әйткәндә, ел ахырына нефтькә бәяләр баррель өчен 40 долларга кадәр җитәчәк. Әгәр кара алтынга бәяләр хәзерге кебек сакланса, валюта курсы доллар өчен 63 – 64 сумны тәшкил итәчәк.

Орешкин шулай ук Үзәк Банкның төп ставканы тагын да күбрәк киметү мөмкинлеген кире какмады, чөнки ел нәтиҗәләре буенча инфляция, максатчан (4 процент) күрсәткечкә караганда, шактый түбәнрәк була алыр иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot