news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел ахырына 938 “өлешче” өчен 6 йорт куллануга тапшырылачак – Президент

“Проблемалы өлешле төзелеш объектлары буенча эшне җанландырырга кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда төзелештә өлешләп катнашудан зыян күрүчеләр проблемаларын хәл итү буенча эш актив рәвештә дәвам иттерелә. Чараларның тулы бер комплексы үткәрелә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан депутатларына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасы белән чыгышында шулай дип белдерде.

“Нәтиҗәдә, быел 275 кеше өчен 2 йорт тапшырылды, 12 объектта төзелеш эшләре алып барыла. Шулардан, ел ахырына 938 кеше өчен кимендә 6 йорт куллануга тапшырылачак”, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, моннан тыш, төзелештә өлешләп катнашучылар проблемасын хәл итүне дәвам итү максатларында, инвестиция проекты өчен Казанда 17 га мәйданда җир кишәрлеге бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. “Казан һәм Чаллы шәһәрләре башлыкларына, Хөкүмәт ярдәме белән, проблемалы өлешле төзелеш объектлары буенча эшне җанландырырга кирәк”, - дип күрсәтмә бирде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта бары тик республика ярдәмен генә дә көтеп утырырга ярамый, ди ул. Президент торак төзелешендәге мәсьәләләрне вакытында хәл итүнең төрле формаларын һәм инструментларын табу зарурлыгын билгеләп үтте. Ул, шулай ук, төзелешнең сыйфатын яхшырту, яңа технологияләрне кулланышка кертү буенча эшне дәвам итәргә, әлеге тармактагы конкурентлык мохитенә ярдәм күрсәтергә кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән республика программаларының саны бүген 37гә җиткәнен әйтте. Әлеге максатларга республика бюджетыннан быел 16 миллиард сум акча бүлеп бирелгәнен белдерде. Ул республика программаларында барлыгы 2 911 объект, шул исәптән, 6 табиб амбулаториясе,11 яңа мәктәп, 9 балалар бакчасы, 42 фельдшер-акушерлык пункты булганын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, 1 меңгә якын күп фатирлы йорт, 106 сәламәтлек саклау учреждениесе, 146 мәгариф оешмасы капиталь төзекләндереләчәк. 260 км суүткәргеч төзелгән, 44 скважина борауланган һәм су басымын көйләү буенча 38 башня куелган. 10 мең гаиләгә социаль ипотека программасы буенча фатир ачкычлары тапшырылачак. “Быел бакчачылык ширкәтләрен инфраструктура ягыннан үстерү, авыл кибетләре төзү, шулай ук поликлиникаларны һәм муниципаль архивларны капиталь төзекләндерү буенча яңа республика программалары эшли башлады”, - дип белдерде Татарстан Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot