Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Экзит-пол: Татарстанда сораштыруда 17 мең кеше катнашты
Татарстанның барлык шәһәр-районнарында сайлау участокларыннан чыкканда үткәрелгән сораштыруда 17 мең кеше катнашкан.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры, социология фәннәре докторы Мария Ефлова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, сорауларга барлык кешенең 60 проценты гына җавап биргән. «Сораштыру Казанда барлык участокларның 30 процентында, башка шәһәрләрдә барлык участокларның 42 процентында, авыл торак пунктларында участокларның 28 процентында үткәрелде», – диде Мария Ефлова.
Белгеч әйтүенчә, сайлауга килү күрсәткече 79-81 процент булыр дип фаразлана.
«Экзит-пол тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Рөстәм Миңнеханов – 89,1 процент, Хафиз Миргалимов – 4,5, Виталий Смирнов – 1,5, Руслан Йосыпов 3,9 процент тавыш җыйган. 1 процентка якын бюллетень яраксыз дип табылган», – диде Мария Ефлова.
- Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак. Татарстан Рәисе булырга дүрт кандидат дәгъва итә: Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлар Партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз