news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эквадорда җир тетрәүдән дистәдән күбрәк кеше һәлак булган

Эквадорда җир тетрәү корбаннары ким дигәндә 14 кеше булды, 381 кеше яраланды, дип хәбәр итте Associated Press (АР) агентлыгы ил хакимиятенә сылтама белән. «Интерфакс» шул турыда яза.

Шимбә көнне АКШ Геология хезмәте 6,8 магнитудалы тетрәү теркәде, диелә хәбәрдә. Җир тетрәүнең үзәге Эквадорның Гуаякиль шәһәреннән көньякка таба якынча 80 км ераклыкта урнашкан. Бу шәһәр илдә зурлыгы буенча икенче урында.

Җимерелгән йортлар астында калган кешеләрне коткару эшләре дәвам итә, ләкин бу эшләр элемтә линияләре зыян күргәнлектән кыенлаша.

Җир тетрәү Эквадор белән чиктәш булган Перуның районнарында да нык сизелгән, анда йорт җимерелүдән дүрт яшьлек кыз һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot