news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экстрим-парк Әлмәттә Корбан бәйрәмендә корбан чалу мәйданчыгы булачак

Әлмәттә Корбан бәйрәмендә корбан чалу йоласы өчен урын билгеләнде. Ул экстрим-парк булачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Әлмәт таңнары».

Анда канализация белән өч махсус линия әзерләгәннәр. Өстәмә рәвештә үзәк мәчет мәдрәсәсе файдасына чалу өчен аерым зона оештырылган. Бәйрәмгә Әлмәт районыннан хайваннарны гына кертәчәкләр. Һәркемнең чибы булу һәм «Хорриот» системасында язылган булуы шарт. Ветеринарлар документларны тикшерәчәк һәм иткә тамга салачак. Калдыклар өчен махсус контейнерлар әзерләгәннәр.

Быел бәйрәмне 27 майда билгеләп үтәләр:· 04:00 — мәчетләрдә вәгазь, 05:00 — бәйрәм намазы. Намаздан соң корбан чалу башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot