news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экстремизмның авылларга “күчүе” белгечләр булмауга бәйле — Әлбир Крганов

Татар авылларын гына карагыз. Без бу хакта бик сөйләргә яратмыйбыз, әмма аларда нәрсә майтарыла, ди мөфти.

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Экстремизм мәсьәләсе хәзер шәһәрләрдән китеп, авылларга “күчә” башлады. Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир Крганов шундый фикердә.

“Экстремизм мәсьәләсе зур шәһәрләрдән авылларга “күчү” белән тагын да катлаулана. Татар авылларын гына карагыз. Без бу хакта бик сөйләргә яратмыйбыз, әмма аларда нәрсә майтарыла. Проблема исә муниципаль дәрәҗәдә белгечләрнең бөтенләй булмавына бәйле”,- диде Әлбир Крганов.

Нәрсәнең яхшы, ә нәрсәнең “начар” икәнен аңлатып бирердәй белгечләр юк бездә, ди мөфти. Ул үзенең күптән түгел генә экстремизмга каршы көрәшкә багышланган чарада катнашуын, анда хокук саклау органы вәкиленең потенциаль экстремистны ничек сурәләвен мисал итеп китерде. “Аның сүзләренчә, яшь кыз озын итәк кисә, Яңа елда шампан шәрабе эчүдән баш тартса —димәк, ул экстремист. Мин моның белән килешмәдем һәм бу билгеләрнең ислам классикасы икәнен аңлаттым. Бу безгә белгечләр җитмәүне күрсәтә. Алар федераль дәрәҗәдә бар, әмма төбәкләрдә аларны әзерләргә кирәк”, - диде Әлбир Крганов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100