news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экстремизмга каршы көрәштә нәшрият, интернет, дини белемгә таянабыз - Татарстан мөфтие

Камил хәзрәт Сәмигуллин Михаил Бабичның диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашуында катнашты.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашуында катнашкан һәм чыгыш ясаган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында рәсми сөйләшүдә катнашучыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең экстремизмга каршы көрәштә башкарган эшләре белән таныштырган.

"Бу эшне шартлы рәвештә өчкә бүлеп карарга мөмкин. Менә шушы өч юнәлешкә игътибар бирәбез: нәшрият, интернет челтәре, мәдрәсәләрдә, мәчетләрдә, курсларда алып барылган эшләр. 2016 елда нәзарәт карамагындагы “Хозур” нәшрият йорты 2016 елда 80 мең данәдә 59 китап әзерләп бастырды. Шуларның алтысы дини секталарны, юнәлешләрне аңлатуга, калганнары дини гыйлем бирүчесе китаплар, әсбаплар. “Шура” журналы, «Умма», «Дин вә мәгыйшәт” газеталары бастырыла. Аларда даими рәвештә экстремизмга каршы язмалар чыга", дип белдергән.

Аның сүзләренчә, Диния нәзарәте интернет челтәрендә дә профилактик эшләрне киң җәелдергән. Бу максаттан «Ислам тудей» федераль порталы, «Азан» интернет-радио, социаль челтәрләрдә рус һәм татар телләрендә битләр, «Ислам против терроризма» сайты проектлары тормышка ашырыла.

Шулай ук мөфти Татарстандагы дини мәгариф системасы корылышы хакында сөйләгән. Бүгенге көндә мәчетләрдә укыту, дин әһелләре өчен белем күтәрү курсларын оештыруда зур эшчәнлек алып барылуын ассызыклаган.

"Бүгенге көндә Татарстанда һөнәри белем бирүче 9 мәдрәсә һәм бер вуз эшләп килә. Дини гыйлем бирү оешмаларында барлыгы 4 мең студент белем ала. 2017 елда Болгар ислам академиясен ачу ниятләнелә, ул Россиядәге дини мәгариф системасының иң югары өлеше булачак. Шуны да әйтергә кирәк. Татарстанда 600гә якын мәчет каршында курслар оештырылган, аларда 20 меңләп кеше дин гыйлеме нигезләрен өйрәнә", - дип белдергән ул.

“Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан күп эшләр башкарыла. Әлбәттә, болар барысы да төбәк, федераль хакимият вәкилләре белән үзара тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итеп алып барыла. Аллаһы ярдәме белән, 2017 елда да зур проектларны тормышка ашырырга язсын, иң беренче чиратта Болгар ислам академиясен эшләтеп җибәрергә насыйп итсен”, - дип төгәлләгән Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100