news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экстремизмга каршы көрәштә хатын-кызны күз уңыннан ычкындырырга ярамый - Илдар Баязитов

Татарстан мөфтие урынбасары фикеренчә, экстремизмга каршы көрәштә бөтенебезгә - диндәге һәм диндә булмаган кешеләргә - көч куярга кирәк.

Экстремизмга каршы көрәштә хатын-кызны күз уңыннан ычкындырырга ярамый - Илдар Баязитов
Ильнар Тухбатов

(17 гыйнвар, "Татар-информ", Венера Вәлиева). "Экстремизмга каршы көрәштә хатын-кызны күздән чыгарырга ярамый. Хатын-кыздан да күп тора", - диде Татарстан мөфтие урынбасары, социаль проектлар юнәлешендә җитәкче, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов "Татар-информ" агентлыгына.

"Экстремизмга каршы көрәштә бөтенебезгә - диндәге һәм диндә булмаган кешеләргә - көч куярга кирәк. Экстремизм дин белмәүдән килә. Имамнар буларак безгә яшьләр белән, аеруча хатын-кызлар белән эш алып барырга кирәк. Чөнки хатын-кыздан күп тора, аларны күздән чыгарырга ярамый. Шулай ук социаль юнәлештә көч куйсак та, кеше шундый начар деструктив агымнардан арына. Дин белмәүдән килгән башындагы начар уйлар коляскадагы инвалидка, сукыр кешегә булышса, таралачак. Мин аны безнең тәҗрибәдән әйтәм", - диде Илдар хәзрәт Баязитов.

news_right_1
news_right_2
news_bot