news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экстремистлык фикерен кертүчеләрне мәчеткә имам итеп куймыйбыз - мөфти Тәлгать Таҗетдин

Мөфти ислам диненә яңа гына килүче кешеләргә мәчетләрдә белем алырга киңәш итә.

(Уфа, 10 июль, “Татар- информ”, Алмаз Биккол). Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин ислам диненә яңа гына килгән кешеләргә мәчетләрдә белем алырга киңәш итә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Ислам диненә яңа гына килгән кешеләргә, әлбәттә, мәчеттә белем алырга кирәк. Безнең 2000 гә якын мәхәллә, андагы имамнар барысы да  имтиханнарын үтә, 3 елга бер тапкыр аттестацияләре була. Ел саен Уфада 400 гә якын имам квалификация күтәрү курсларын үтә”, - дип сөйләде ул.

“Имамнарыбыздан, һичшиксез, белем алырга була”, - дип өстәде мөфти. 

Тәлгать хәзрәт сүз уңаенда чуалчык, эктсремист фикерле кешеләрне мәчеткә имам иттереп куймауларын да әйтеп үтте: “Шуңа күрә бүгенгә мәчетләребездәге имамнар барысы да булмаса да, күпчелеге, Аллаһка шөкер, эшли дә, укый да, курсларга да килә. Гыйлемен арттырырга тырыша. Алардан, һичшиксез, дин гыйлемнәрен өйрәнергә була. Мәчетләребезнең берсенә дә чуалчык фикерләргә ия булган һәм, динебезне бүлгәләп, я башка экстремист фикерләрне кертергә маташучыларны имам иттереп куймыйбыз”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100