news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экстремистик мәгълүматлы сайт күрсәгез, кибердружинникларга хәбәр итегез - Сабина Вафина

Интернетта экстремистик мәгълүматка каршы көрәшүчеләр 10 мең начар сайтны ачыклаган.

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Әгәр берәр сайтта экстремистик характер тойган очракта, сайтның сылтамасын ТР Кибердружинасына юлларга кирәк. Бүген “Хузур” нәшрият йортында “Экстремизм. Яшьләр карашы” темасына түгәрәк өстәл утырышында “ТР Иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасы, ТР Кибердружинасы рәисе Сабина Вафина шуңа өндәде.

“Кибердружина – Интернетта куркыныч эчтәлекле мәгълүматка каршы торучы хәрәкәт. Бу балалар порнографиясе, педофилия, наркотиклар пропагандасы, сепаратизм, экстремизм һәм башкалар. Безнең һәркайсыбыз кибердружинник була ала. Әгәр нинди дә булса сайт сезнең карашка шикле тоелса, оялмагыз, курыкмагыз – сылтаманы кибердружина сайтына яисә "Куркынычсыз Интернет" лигасы сайтына юллагыз. Бу аноним, сезнең арттан беркем күзәтми. Кибердружинниклар бу сайтка блокировка куячак”, - дип сөйләде Сабина Вафина. Аның әйтүенчә, әгәр "Куркынычсыз Интернет" лигасы сайтның чыннан да куркыныч булуын ачыкласа, хезмәткәрләр сайт администрациясенә начар мәгълүматны бетерүне сорап мөрәҗәгать итә. Аннан соң да берни эшләнмәсә, теге яки бу органнарга хәбәр итәләр.

Сабина Вафина республикада кибердружинаның август аенда ачылуын әйтте. Россиядә дружина хәрәкәтендә 20 меңгә якын кеше исәпләнә. Татарстандагы эшче төркемдә әлегә 20 активист бар. Сабина Куркынычсыз Интернет лигасының 2011 нче елдан бирле гамәлдә булуын әйтте. Ул кибердружинниклар тарафыннан куркыныч контентлы 10 мең сайт ябылганын белдерде, шул исәптән 3  мең сайт – наркотикларны, 1 мең сайт – балалар педофилиясен пропагандалау турында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100