Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^"Экспресс-газетасы" "Әс-сәлам" кибетендә тикшерү үткәрә
^"Экспресс-газетасы" "Әс-сәлам" кибетендә тикшерү үткәрә
(Казан, 29 март, "Татар-информ"). Казанның Иске татар бистәсеннән Казансу аръягына күчкән "Әс-сәлам" мөселманнар киеме кибете журналистларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Бу көннәрдә "Әс-сәлам"га Россиянең танылган "Экспресс-газета"сының журналисты булды.
Хәбәрче Анатолий Белевцев ассортиментның яңартылуы, кибеткә Россия эстрадасы йолдызлары һәм "Ак Барс" хоккейчылары җәмәгатьләре килүе белән кызыксынган. Журналист сүзләренчә, бу кибет турында ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрләреннән белгән. Укучылар "Экспресс-газета"сы битләреннән "Әс-сәлам"ның кайбер клиентлары тормышыннан мәзәк хәлләр турында укый ала, мәсәлән ике хатынлы ирнең хәләл җефетләреннән берсе ире рөхсәтеннән башка ничек итеп барлык акчасына кием-салым сатып алуы турында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз