news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар: юбилей Чаллыга үзгәрергә һәм универсаль шәһәр булырга ярдәм итәчәк

2026 елда Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел һәм беренче «КАМАЗ» йөк машинасы чыгуга 50 ел тула. Бу вакыйга шәһәргә һәм автогигантка нинди перспективалар ачарга мөмкинлеген Татарстанның Экспертлар клубы әгъзалары сөйләде.

Татарстаннан Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова фикеренчә, Россия Президенты Владимир Путинның указы бәйрәм итү формаль яктан гына булмавын, ә хезмәт шәһәренә һәм аның куәт һәм үҗәтлек символы булган КАМАЗга чын хөрмәт белдерүне күрсәтә.

Шулай ук ул автокаланың спорт традицияләре байлыгын да бәяләде һәм алар данлыклы «КАМАЗ-мастер» командасында гына түгел. Чаллы күп кенә күренекле спортчыларны тәрбияләгән.

«Юбилейлар – узган юлны яңадан карау, казанышларны барлау һәм яңа максатлар кую өчен һәрвакыт яхшы сәбәп. 2026 елда Чаллы зурдан кубып бәйрәм итәр һәм бу бәйрәм шәһәрнең киләчәк үсешенә яхшы этәргеч булыр дип ышанам», – диде эксперт.

Аның фикерен Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин да хуплады.

«Шәһәр тарихының яңа чоры аңа офыкларын киңәйтергә, инфраструктураны үстереп һәм халык өчен тагын да уңайлырак шартлар тудырып, яңа инновацион юнәлешләр ачып, шәһәрне яхшы якка гына үзгәртергә теләгән белгечләрне һәм яхшы кешеләрне берләштерер дип өметләнәм», – диде сәясәтче.

Эксперт Евгения Храмова «моносәнәгать шәһәре» дигән сүзтезмәнең Чаллыга һәм аның визит карточкасы булып санала торган «КАМАЗга карата бик үк дөрес булмавына игътибар итте.

«КАМАЗ – ул автомобильләр, спорт һәм җитештерү генә түгел, КАМАЗ – ул предприятиедә эшләүчеләрнең күпмилләтле гаиләсе дә. Бу шәһәрнең үзендә һәм Татарстанда милләтара татулык рухы һәм ул Чаллы традициясенә гармонияле урнашкан», – дип ышана ул.

Алдагы юбилей автошәһәрнең моношәһәрдән универсаль шәһәргә таба баруына тагын бер адымы булачак, дип өстәде икътисад фәннәре кандидаты, доцент Мөнир Гафиятуллин. Масштаблы бәйрәм шәһәрне үзгәртеп корырга (Казан белән булган кебек), шул исәптән күптән эшләнеп беткән, әмма кирәкле финанслау алмаган күп кенә төзелешләрне алга җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Сүз төрле объектлар һәм инфраструктура турында бара.

Ул шулай ук тарихка мөрәҗәгать итеп, Чаллы җирлегенең дүрт йөз еллык тарихы булса да, шәһәр сыйфатында аларның бары тик 1930 елдан гына булуын искәртте. XX гасырда Автошәһәр Кама автомобиль заводы төзелеше белән бәйле зур үсеш кичерә. Нәтиҗәдә, 20 ел эчендә Чаллы халкы 35 меңнән ярты миллионга кадәр арткан.

Гафиятуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиягә каршы кертелгән масштаблы санкцияләр аркасында предприятие «юл чатында» тора. Шул ук вакытта КАМАЗ хезмәттәшлек һәм үсеш өчен яңа вариантлар эзли.

«„Шаттл» пилотсыз очкычы һәм хәтта Бауман исемендәге МГТУ белән берлектә эшләнгән «КАМАЗ-6559» «Юпитер 30» автоном идарәсе булган самосвал кебек перспектив модельләр заводта кичәге казанышлар белән генә яшәмәүләрен турыдан-туры раслый. Һәм яңадан эшләтеп җибәрелгән „Москвич» бренды проектында КАМАЗның турыдан-туры катнашуын әйтеп тә торасы юк. КАМАЗ - илебезнең милли байлыгы, милли бренд, һәм, һичшиксез, бу вакыйга бөтен Россия Федерациясе өчен мөһим», — дип йомгаклады эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100