news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар Татарстанда бензин бәясе арту сәбәпләре турында сөйләде

Экспертлар Татарстанда бензин бәясе арту сәбәпләре турында сөйләде
Фото: © "Татар-информ"

Нефтьчеләргә демпфер түләүләренең кимүе һәм Санкт-Петербург товар-чимал биржасында бәяләр арту Татарстанның ягулык салу станцияләрендә бензин бәяләренә йогынты ясый. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларына сылтама белән «Республика Татарстан» газетасы хәбәр итә.

Татарстанда 95нче маркалы бензинның ваклап сату бәясе май ахырыннан беренче тапкыр литрына 50 сумнан артып киткән. АИ-92 бәясе 47 сумнан артып бара. Әгәр июнь башында Санкт-Петербургның иң зур биржасында АИ-92 бензины тоннасы якынча 53 мең сум, ә АИ-95 бензинына бәя 62 мең сум булса, 8 августта аларның бәясе 61,4 мең сумга һәм 67,7 мең сумга кадәр арткан.

«Ягулык бәясе арту безнең илдә генә түгел, бу – дөньякүләм тенденция. Мәсәлән, соңгы айда гына АКШ һәм Европа Берлегендә бензин бәяләре 10 процентка артты», – диде Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.

Ул РФ Финанс министрлыгының ягулык бәяләрен игътибар белән күзәтеп торуын әйтте һәм Хөкүмәтнең ягулык салу станцияләрендә бәяләрнең артык артуын тоткарлау өчен берничә коралы булуына ышандырды.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә нефть продуктларына экспорт һәм эчке бәяләр арасындагы аерманың ягулык җитештерүчеләргә компенсацияләнә торган өлеше 1 сентябрьдән ике тапкыр киметеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100