news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар сезонлы аллергия белән ковид арасында аерымлыклар турында сөйләде

Аллергия вакытында төчкерү, көчле томау була, диде аллерголог-иммунолог Владимир Болибок.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Томау төшү һәм төчкерү барлыкка килү сезонлы аллергия күренешен коронавируслы пневмониядән аерырга ярдәм итә. Шул ук вакытта температураның күтәрелүе коронавируска анализлар бирү өчен төп сигнал булып тора, дип хәбәр итте ТАССка аллерголог-иммунолог Владимир Болибок.

«Сезонлы аллергия — бу, кагыйдә буларак, борын кычытып томау төшү, шулай ук кычытыпкүзләр кызару. Аллергиягә иң хас симптом — ул төчкерү, көчле томау төшү яки борын белән сулау кыенлашу, бу симптомнар ковидка хас түгел. Ковид вакытында коры ютәл башлана, температура күтәрелә, алар, киресенчә, аллергия өчен хас түгел һәм анализлар бирү өчен сигнал булып тора», — дип искәртте табиб.

«Коронавирусны сезонлы аллергиядән аеру җиңел түгел, чөнки ковидта да аллергия реакциясенең рино-конъюнктивит билгеләре бар, ягъни томау төшү, борын куышлыгы шешү, ютәл, күздән яшь агу билгеләре. Һәм теләсә кайсы ОРВИ кебек коронавирус йогышы да мондый симптомнардан башланырга мөмкин», — диде табиб аллерголог-иммунолог, Европа аллергология һәм Клиник иммунология академиясе әгъзасы Мария Польнер.

Белгеч сүзләренчә, аллергия реакциясенең төп үзенчәлеге — борын куышлыгы һәм күзләр кычыту. Шул ук вакытта аллергияле кешеләрнең температурасы 37,5 градустан югарырак күтәрелми. «Хәле уртача булган ковид авыруларының температурасы 37,5 градустан югарырак күтәрелүе күзәтелә, ә аллергия өчен бу характерлы түгел. Шулай ук аллергияле кешеләрнең еш кына билгеле бер анамнезы — алдагы еллардагы охшаш симптомнар күренеше була», — дип аңлатты ул.

Теләсә нинди шикле симптомнар барлыкка килү анализлар тапшыру өчен нигез булырга тиеш, дип искәртте Польнер. «Шикле симптомнар булганда, авыруны ачыклау өчен ПЦР-тест ясарга кирәк. Кайбер симптомнар быел гына барлыкка килсә, элек беркайчан да мондый хәл күзәтелмәсә, тестны ике тапкыр тапшыру сорала. Ковид юклыгына инанырга, ә аннары аллергия реакциясен ачыклау өчен аллергологка мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип йомгак ясады ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100