Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Экспертлар россиялеләргә доллар сатып алу турында киңәш бирде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Доллар курсы соңгы елларда беренче тапкыр 80 сумнан да арзанайды. Бу Америка валютасын тере акчалата сатып алу өчен уңышлы вакыт. Бу хакта «Татар-информ»га инвестиция киңәшчесе (Үзәк банк реестрында 235нче номер) Сергей Варфоломеев хәбәр итте.
«Мин бу вазгыятьтән файдаланыр һәм рубльләрне долларга алыштырыр идем. Бәлки, доллар 75 сумга кадәр дә кимер, ләкин моны берәү дә гарантияләми. Доллар өчен 100 сум белән чагыштырганда, хәзер оптималь вакыт», - дип саный Варфоломеев.
Әмма долларга бәяләр кимү фонында валюта спекуляцияләре белән сак булырга кирәк – бу һәрвакытта да акланган адым булып чыкмый, дип саный икътисад фәннәре кандидаты, аналитик Николай Кульбака.
«Акчалата валюта сатып алу – нормаль күренеш, әмма ел интервалында курслар аермасында уйнау – мәгънәсез һәм куркыныч», – дип киңәш итә икътисадчы.
Әгәр озак вакытка долларда акча җыярга телисез икән, хәзерге вакытта Америка валютасын сатып алырга була.
Кичә Үзәк банк долларның рәсми курсын 80 сумнан түбәнрәк дәрәҗәдә билгеләде. Бу ике ел дәвамында беренче тапкыр булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз