Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Экспертлар Россиядә элемтә һәм интернетның күпмегә кыйммәтләнәчәген әйтте
Соңгы вакытта өй интернеты уртача 5-15 процентка кыйммәтләнде. Content Review проекты җитәкчесе Сергей Половников әйтүенчә, бу адым Россия бизнес-процесслары логикасына туры килә.
Эксперт аңлатканча, хезмәт сыйфатын саклап калу өчен операторларга куәтне арттырырга, челтәрләрне модернизацияләргә кирәк, әмма шул ук вакытта трафик даими үсә. Шулай ук операторларның чыгымнары арта, җиһазлар кыйммәтләнә. Планнарны тормышка ашыру һәм сыйфатны югалтмыйча хезмәт күрсәтү өчен операторлар бәяне күтәрә.
Шул ук вакытта экспертлар 2024 елда элемтә хезмәтләре якынча 10 процентка кыйммәтрәк булырга мөмкин дип фаразлый, дип яза «Известия» газетасы.
Үз чиратында, Цифрлар министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт элемтә һәм интернет хезмәтләренә бәя билгеләүне күзәтә. Әгәр ведомствоның яки Монополиягә каршы федераль хезмәтнең хокук бозылу турында шикләре барлыкка килсә, хезмәткәрләр оператив рәвештә барысын да тикшерә. Хәзерге вакытта Цифрлар министрлыгы чыбыклы интернетка тарифларны инфляция дәрәҗәсеннән югары күтәрүне теркәми. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте яза. Ведомство билгеләп үткәнчә, соңгы 5 елда мондый хезмәтләр елына 5 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз