Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Экспертлар республикада көзге культураларның хәлен һәм үсешен бәяләделәр
Көзге чорның җылылыгы үсемлекләргә 5 һәм аннан күбрәк яшь ботак җибәрү өчен, җитәрлек булган
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Көзге вегетация чоры көзге культуралар өчен, булачак уңышны формалаштыруда мөһим роль башкара: бу вакытта үсемлекләр куаклана, тамыр системасы барлыкка килә, чәчүлекнең куелыгы билгеләнелә, кышка чыдамлык формалаша, уңыш дәрәҗәсенә нигез салына.
Татарстан авыл хуҗалыгы Фәнни-тикшеренү институты галимнәре сүзләренчә, туфракта дымлылык запаслары бик яхшы һәм республиканың барлык районнарында диярлек артыгы белән тупланган. Бу чәчүлекләрнең яхшы үсүенә китергән. Ләкин август аенда чәчелгән, бигрәк тә азотлы ашламалар кулланылган чәчүлекләр артыгы белән үскән.
Көзге чорның җылылыгы үсемлекләргә 5 һәм аннан күбрәк яшь ботак җибәрү өчен, җитәрлек булган, шуңа күрә артыгыннан күбрәк куерып үскән чәчүлекләр начар тамыр системасын формалаштырганнар.
Барыннан да бигрәк үскән һәм чыныккан, куакланган урында кимендә 30 процент шикәр туплаган арыш кышны яхшы кичерә. Көзге үсемлекләр куаклану урыннарында 24-31 процент шикәр туплый алганнар, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы порталында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз