news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экспертлар өстәмә рәвештә акча эшләү өчен иң популяр 15 вакансияне атады

«Авито» сервисы аналитиклары Россиядә бу көздә өстәмә рәвештә акча эшләү өчен иң югары хезмәт хакы түләнә торган 15 вакансияне атады.

Рейтингка электрик, диспетчер, персонал буенча менеджер, кухня хезмәткәре, ресторан администраторы, ремонтчы, сантехник, слесарь, итче, буяучы, кондитер, массаж ясаучы, логопед, каһвә пешерүче һәм архитектор кергән.

Шулай ук, сервис мәгълүматлары буенча, эш бирүчеләр электр энергиясе белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәткәрләргә эш хакын 78 процентка арттырган. Әйтик, электрик тулы булмаган эш көнендә аена уртача 53,6 мең сум хезмәт хакы алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot