news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экспертлар Мәскәү һәм төбәкләр өчен урта сыйныф ала торган хезмәт хакының күләмен атады

Башкалада яшәүчеләргә, урта сыйныф дип саналыр өчен, 120 мең сумнан артыграк акча эшләргә кирәк.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Экспертлар россиялеләр ала торган керемнең күләмен атады. Ул урта сыйныфны халыкның азрак керем алучы катламнарыннан аерырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта Мәскәүдә яшәүчеләргә карата таләпләр, ил буенча уртача алганга караганда, ике тапкыр югарырак булып чыккан. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Урта сыйныф вәкиле дип саналу өчен, мәскәүлеләргә ай саен ким дигәндә 121 мең сум акча эшләргә кирәк, дип искәртә тикшеренү авторлары. Россия төбәкләрендә яшәүчеләр өчен ул күпкә түбәнрәк – 60 мең сум тирәсе.

Шул ук вакытта ил төбәкләре арасында сизелерлек аерма күзәтелә, дип искәртә аналитиклар. Әйтик, Мәскәү, Төмән, Мурманск өлкәләрендә, Санкт-Петербургта һәм федерациянең башка кайбер субъектларында урта сыйныфка керү өчен ай саен 72-96 мең сум хезмәт хакы алырга кирәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot