news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар мәктәп укучылары өчен укыту йөкләнешенең максималь нормасын эшләргә тәкъдим итә

Ата-аналар нормаларны белергә һәм мәктәптән аларның үтәлешен таләп итәргә тиеш, дип белдерә экспертлар.

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ"). Гомумроссия халык фронты экспертлары мәктәп укучылары өчен укыту йөкләнешенең максималь нормасын эшләргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

"Бүген башлангыч мәктәптә "эш вакыты" атнага 47 сәгать тәшкил итә. Бу укучыларның сәламәтлегенә йогынты ясый. Чагыштыру өчен - өлкән кешенең уртача эш йөкләнеше - атнага 40 сәгать.

СанПиН мәктәптә дә, өстәмә белем бирү системасында да рөхсәт ителгән чик йөкләнешен күрсәтергә тиеш, - ди "Балаларга - тигез мөмкинлекләр" Гомумроссия халык фронты проекты координаторы, депутат Любовь Духанина. - Мондый нормаларны эшләү үтенече белән без кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсенә мөрәҗәгать итәчәкбез".

Россия Фәннәр академиясе һәм Россия Мәгариф академиясенә яңа ФГОС проектына анализ ясаячак. Алар мәктәп укучыларының яшь мөмкинлекләренә эчтәлек һәм күләм йөкләнеше туры килү–килмәвен ачыкларга тиеш була.

Гомумроссия халык фронты экспертлары хәзерге вакытта дәүләт белем бирү стандартларында каралган бөтен нәрсәне өйрәнү өчен балаларга вакыт җитми, дип раслый. Нәтиҗәдә, кайбер мәктәп "түгәрәкләре" мәҗбүри дәресләрне дәвам итүгә әйләнә. Хәзерге вакытта санитар нормаларда балаларга йөкләнеш шактый төгәл язылган, ләкин әлеге нормалар еш кына үтәлми.

Хәзерге вакытта өй эшләрен әзерләү өчен  4-5 сыйныфта - 2 сәгать, 6-8 сыйныфта - 2,5 сәгать, 9-11 сыйныфта 3,5 сәгать каралган. Беренче сыйныф укучыларының өй эшләре бөтенләй булырга тиеш түгел. Ата-аналар бу нормаларны белергә һәм мәктәптән аларның үтәлешен таләп итәргә тиеш, дип белдерә экспертлар. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100