news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экспертлар ковидка каршы прививкадан соң аллергия реакциясенең ешлыгы хакында сөйләде

Белгечләр искәрткәнчә, элегрәк вакцинаның ниндидер компонентына авыр аллергия реакциясе кичергән кешеләргә коронавируска каршы прививка ясатырга киңәш ителми.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатканнан соң кешеләрдә аллергия реакцияләре сирәк очрый.

Булган препаратларда тавык йомыркасы, сыер сөте аксымы, желатин һәм антибактериаль препаратлар юк һәм бу аллергия барлыкка килү куркынычын сизелерлек киметә, диелә Россия аллергологлар һәм клиник иммунологлар ассоциациясе экспертлары әзерләгән документта. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Масштаблы тикшеренү мәгълүматлары буенча, аллергия реакцияләренең ешлыгы, вакцинаның төренә карап, 1 миллион дозага 0,65-1,53 очракны тәшкил итә», - диелә документта.

Белгечләр искәрткәнчә, элегрәк вакцинаның ниндидер компонентына авыр аллергия реакциясе кичергән кешеләргә коронавируска каршы прививка ясатырга киңәш ителми. Әгәр вакцинация узарга теләгән кеше шикләнә икән, аңа табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot