news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар киләчәктә дөньяда ислам туризмының актив үсәчәген фаразлый

Мөселман туристлары иң еш сәяхәт итә торган илләр – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Германия, Согуд Гарәбстаны, Малайзия һәм Сингапур.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Германиянең «IPK International» компаниясе аналитиклары якындагы елларда дөньяда ислам туризмының актив үсеш кичерәчәген фаразлый. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Компания тикшеренүләре нигезендә, соңгы биш елда мөселман туризмының үсеш темплары калган дөнья белән чагыштырганда 40 процентка югарырак булган. Күбесенчә Индонезия, Һиндстан, Төркия һәм гарәп илләрендә яшәүчеләр сәяхәт иткән.

Мөселман туристлары башка илләргә нигездә эшлекле максатлар белән, шулай ук дуслары һәм туганнары янына кунакка бара. Дини һәм хаҗ кылу уңаеннан оештырылган сәфәрләр барлык сәяхәтләрнең 10 процентын тәшкил итә.

Мөселман туристлары иң еш сәяхәт итә торган илләр – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Германия, Согуд Гарәбстаны, Малайзия һәм Сингапур. Сәфәрләрнең 60 проценттан артыгы — Азия, өчтән бере Европа илләренә туры килә.

«Мөселман туристлары калган сәяхәтчеләрдән күпкә яшьрәк, аларның 75 проценты — 25-44 яшьтә. Аларның күбесе югары белемгә ия», - дип белдергән экспертлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100