news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экспертлар Кемерово сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган янгын чыганагын ачыклаган

Янгын өченче һәм дүртенче катлар арсында батут үзәге янында башланган.

(Казан, 29 март, “Татар-информ”). Экспертлар Кемерово сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган янгын чыганагын ачыклаган, дип хәбәр итә “RT на русском” агентлыгы.

Янгын-техник экспертизасы беренчел мәгълүматлары буенча, янгынның беренчел термик тәэсире өченче һәм дүртенче катлар арсында батут үзәге янындагы ябык урында булган. 

Агентлык мәгълүматлары буенча, хәзер экспертлар 100гә якын предметны тикшерә, алар фаҗига сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot