news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экспертлар Казанга килүче туристлар яратып ашый торган ризыкларны атады

Экспертлар Казанга килүче туристлар яратып ашый торган ризыкларны атады
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Казанның гастрономик туризм юнәлеше буларак популярлыгы арта гына бара. Бу хакта «Татар-информ»га «Яндекс Путешествия» экспертлары сөйләде.

Сервис белгечләре сәяхәтчеләрнең гастрономик үзенчәлекләрен анализлады һәм туристларның Татарстан башкаласына сәяхәт белән ассоциацияли торган милли ризыкларны һәм эчемлекләрне атады.

Исемлекнең лидеры – камыр һәм балдан ясалган традицион татлы ризык – чәк-чәк. Ул республиканың төп гастрономик символларының берсе санала. Чәк-чәкнең бәясе уртача 300 грамм өчен 300 сумнан башлана.

Шулай ук иң популяр милли ризыклар арасында эчпочмак бар. Экспертлар билгеләп үткәнчә, ит, бәрәңге һәм суган белән ясалган бу традицион камыр ризыгы – шәһәр кунакларының иң яратып ашый торган әйберсе. Бер өчпочмакның бәясе 60 сумнан башлана.

Рейтинг лидерлары арасында шулай ук өлеш бар. Бу – ит, бәрәңге һәм суган белән ясала торган түгәрәк камыр ризыгы. Бер өлешнең бәясе 50 сумнан башлана.

Экспертлар әйтүенчә, кунаклар арасында шулай ук кыстыбый да популяр. Бу – җәелгән камыр эченә бәрәңге боламыгы сылап, ике яктан кыздырыла торган ризык. Бәясе 100 сумнан башлана.

Эчемлекләр арасында кымыз популяр. Аның бәясе 150 сумнан башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot