news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экспертлар: Казанда мәктәпкә әзерләнү кыйбатланган

Татарстан башкаласында “Укучыга база җыелмасы”н дүрт меңгә диярлек алырга була.

Экспертлар: Казанда мәктәпкә әзерләнү кыйбатланган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Казанда мәктәпкә әзерләнү 6 процентка кыйбатланган һәм ул 3 мең 800 сумнан артып киткән. Тиешле мәгълүматны Avito экспертлары тәкъдим итте.

Быел Россиядә “Укучыга база җыелмасы”н уртача 4 мең 400 сумга алырга була. Әлеге суммага рюкзак, мәктәп формасы, алыш аяк киеме, пенал һәм сигез дәреслек керә.

Шундый тупланманы арзанракка Ижевскида (3 мең 399 сум), кыйммәтрәккә Мәскәүдә (5 мең 958 сумга) алып була.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot