Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Экспертлар: Казан иң кыйбатлы ипотекалы шәһәргә әверелде
Казан миллион кеше яши торган иң файдасыз ипотекалы шәһәргә әверелде. Татарстан башкаласында торак кредиты буенча түләү арендадан уртача 2,9 тапкыр кыйммәтрәк булачак. ЦИАН аналитиклары шундый нәтиҗәгә килгән.
Шулай итеп, Казанда 1 бүлмәле фатирны арендага алу якынча 33,6 мең сум тора, ә шундый ук торакны ипотекага алсаң, түләү 97,3 мең сум тәшкил итәчәк, дип яза РБК.
Бу рейтингта икенче урынны Уфа алды, анда яшәүчеләр ипотека өчен арендага караганда 2,6 тапкырга күбрәк түләячәк. Бәяләрне чагыштырганда 65,4 мең сумга 25,6 мең сум туры килә.
Өченче урында берьюлы 4 шәһәр — Мәскәү, Санкт-Петербург, Омск һәм Красноярск. Бу шәһәрләрдә ипотека өчен халык арендага караганда 2,5 тапкыр күбрәк бирә. Мисал өчен, Мәскәүдә бер бүлмәне арендага алу аена якынча 72,3 мең сум тора, ә ипотека — 179,6 мең сум.
Санкт-Петербургта аренда 46,9 мең сумга төшәчәк, ә ипотека - 118 мең сум. Омскида аренда өчен кеше якынча 23,6 мең сум бирәчәк, ә ипотека өчен — 59,8 мең сум, Красноярскида — 27,6 мең һәм 68,2 мең сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз