news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экспертлар Казанда иң кыйммәтле Яңа ел товарларын ачыклады

Казанда ясалма чыршы иң кыйммәтле Яңа ел товары булып чыкты.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Казанда ясалма чыршы иң кыйммәтле Яңа ел товары булып чыкты. Аларның уртача бәясе 3,6 мең сум тәшкил итә. Бу – узган елдагыга караганда 11,5 процентка арзанрак, дип хәбәр итә Avito компаниясенең матбугат хезмәте.

Яңа ел алдыннан Avito экспертлары бәйрәм уңаеннан иң популяр товарларның бәяләрен һәм аларга булган ихтыяҗ динамикасын анализлаган һәм узган ел белән чагыштырганда Яңа ел товарларына бәяләрнең ни рәвешле үзгәрүен ачыклаган.

Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, быел бәйрәм костюмнары 639 сумга (7,8 процентка), чыршы уенчыклары 11,5 процентка арзанайган. Уенчыкның уртача бәясе 900 сум тәшкил итә.

2017 елда фейерверклар ике тапкыр кыйммәтләнгән, аларның бәясе 2,8 мең сум тәшкил иткән. Уылдык бәясе 21 процентка артып, 1,8 мең сумга җиткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot