news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар: кайбер төбәкләрдә ел эчендә азык-төлеккә бәяләр 9,5 процентка үскән

Бу алдан күрсәтелгән инфляция дәрәҗәсеннән өч тапкыр артык.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Россиянең төрле төбәкләрендә ел эчендә азык-төлеккә бәяләр 9,5 процентка үскән. Бу алдан күрсәтелгән инфляция дәрәҗәсеннән өч тапкыр артык. Әлеге мәгълүматларны Икътисади һәм сәяси реформаларны тикшеренү үзәге (ЦЭПР) китерә, дип җиткерә РИА Новости.

2017 елның ноябрь-декабь айларында тикшеренү үзәге илнең төрле өлешләрендәге 12 төбәктә (17 торак пунктта), шул исәптән Алтай краенда (Бийск), Екатеринбургта, Түбән Новгородта, Владивостокта, Нальчикта һәм Мәскәүдә төп куллану товарларына һәм хезмәтләренә булган бәяләргә тикшеренү үткәргән.

“Россиянең төрле төбәкләрендә ел эчендә азык-төлеккә бәяләр уртача алганда 9,5 процентка үскән. Бу рәсми рәвештә күрсәтелгән инфляция дәрәҗәсеннән өч тапкыр артык”, диелгән тикшеренү нәтиҗәсендә.

Шулай итеп, куллану кәрҗинендәге, анда сөт, атланмай, сыр, ит, балык, ярмалар, ипи, бәрәңге, алма керә – бәяләр барыннан да бигрәк Оренбург өлкәсендә (23,4 процентка) һәм Карелиядә (22,3 процентка) арткан, Кемерово өлкәсендә (3 процентка) кимегән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100