Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Экспертлар интернет-кибетләрдә акча урлаткан очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты
Әгәр карта 3D Secure технологиядән башка гына файдаланылса, урланган акчаны кире кайтару мөмкинлеге бар.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россия базарында эшләүче күп кенә интернет-кибетләр сатып алучылардан акча алган вакытта 3D Secure технологиясеннән файдаланмый.
«Российская газета» хәбәр иткәнчә, бу клиентларга сатып алынган әйберне раслау үтенече белән СМС килми дигән сүз. Шулай да 3D Secure технологиясеннән баш тарту мошенниклар тормышын сизелерлек җиңеләйтә, ди РБК үткәргән сораштыруда катнашкан экспертлар.
Мошенниклар картадан акчаны интернет-кибетләр аша түләү юлы белән урларга мөмкин. Моның өчен мошенникларга картадагы мәгълүматларны (аның номерын, хуҗасының исемен, гамәлдә булу вакытын һәм икенче ягындагы өч урынлы номерны) алырга кирәк. Алар тиешле мәгълүматны фишинг сайтлары ярдәмендә интернет-кибетләрнең үз базаларында, банкларда һәм яки башка шундый урыннарда таба ала.
Шулай да урланган акчаны кире кайтарырга мөмкин. Росбанкның мәгълүмати иминлек департаменты директоры Михаил Иванов сүзләренчә, әгәр сатып алучы 3D Secure технологиясен хупламый икән, бу очракта банк-эмитентның дәгъва белдерелгән акчаларны кире кайтару процедурасын башларга хакы бар.
Моның өчен клиент мошенниклар операциясенә дәгъва белдереп үз банкына гариза тапшыра ала. Гаризада ул сатып алуны танымавын һәм берни дә сатып алмавын күрсәтергә тиеш. Моны транзакция башкарган датадан 120 көннән дә соңга калмыйча эшләргә кирәк.
Әгәр карта чыннан да 3D Secure технологиядән башка гына файдаланылган икән, бу очракта урланган акчаны кире кайтару мөмкинлеге бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз