Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Экспертлар Google Chromeны дөньяда иң популяр браузер дип атады
Компьютерларга караганда, мобиль гаджетларда Google браузеры азрак кулланыла.
(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Net Applications компаниясенең аналитика белән шөгыльләнүче белгечләре апрель йомгаклары буенча Google Chromeны дөньядагы иң популяр браузер дип атады. Бу хакта Regnum агентлыгы хәбәр итә.
Узган айда Google компаниясенең Chrome браузеры барлык компьютерларда 65,64% кулланылган.
Mozillaның Firefox браузерының өлеше 10,23% җайланмага туры килгән. Ә Microsoft эшләп чыгарган Internet Explorer һәм аны алмаштырачак Edge нибары 8,44% һәм 5,53% компьютерда гына кулланылган.
Мобиль гаджетларда Chrome артык популяр булмаган. Аңа нибары 63,53% җайланма туры килгән. Ә Safari – 26,37%, һәм Baidu – 1,02% булган.
- Google компаниясе Chrome браузерында һәм Windows 7 операция системасындагы хилафлыклар турында кисәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз