news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар ел ахырына кадәр машина бәяләре тагын артыр дип фаразлый

Бәя артуның сәбәбе – ихтыяҗ зур булу һәм автомобильләргә кытлык.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә ел ахырына кадәр яңа автомобильләрнең бәясе тагын 4-5 процентка артачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Банкавто (РГС Банкның цифрлы платформасы) үткәргән тикшеренүгә сылтама белән хәбәр итә.

«Бәя арту 9 ай дәвамында тукталмады… Күпчелек модельләрнең тәкъдим ителгән ваклап сату бәяләре форматындагы прайс-битләре ел ахырына кадәр тагын 4-5 процентка артачак», — дип искәртә Банкавто эксперты.

Бәя артуның сәбәбе — ихтыяҗның югары булуы һәм автомобильләргә кытлык. Базарда катнашучылар складларның яңа машиналар белән тәэмин ителүенә бәйле вазгыять 2022 елның икенче яртыеллыгына кадәр яхшырмас дип фаразлый.

Барыннан да элек югары технологияле электрон компонентлар җитмәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән авторитейл проблемалары һаман да хәл ителмәгән һәм фаразлар буенча 2023 елда да көн тәртибендә калачак, диелә тикшеренүдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100