news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар дүрт көнлек эш атнасының сәламәтлеккә тәэсире турында сөйләде

Табиб-терапевт фикеренчә, буш вакыты барлыкка килсә, кешеләрнең 96 проценты ялкаулыкка биреләчәк.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Дүрт көнлек эш атнасы россиялеләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаячак, чөнки симерү һәм невротик тайпылышлары булган кешеләр саны артачак. Бу хакта экспертлар сүзләрен РИА Новости хәбәр итә.

«Буш вакытлары булганда бик сирәк очракта гына кешеләр спорт, акыл хезмәте белән дә шөгыльләнә башлый. Кешеләрнең 96 проценты ялкаулыкка биреләчәк», - дип саный табиб-терапевт Елена Тихомирова. Ул симерү очракларының артуын буш вакыт барлыкка килү белән бәйли.

Аның сүзләренчә, эше бик ошаган һәм кинәт яллары арткан кешенең курку һәм фобияләре пәйда булачак, чөнки ул нәрсәне дә булса алай эшләмәгән дип уйлаячак.

Икенче эксперт - табиб-психиатр, психотерапевт һәм медицина фәннәре кандидаты Лев Пережогин дүрт көнлек эш атнасының кеше психологиясенә йогынтысын бертөрле бәяләргә ярамый, дип саный.

Ул билгеләгәнчә, үз-үзләренә ышанып, нәтиҗәле интеллектуаль, югары квалификацияле хезмәт белән шөгыльләнүче кешеләр моңа бик шат булачак. Әмма физик квалификациясез хезмәт белән шөгыльләнүче кешеләр канәгать калмас, чөнки аларның хезмәт хакы башкарылган эш күләменә бәйле.

Гаилә мөнәсәбәтләренә мондый яңалык, әгәр гаиләдә микроклимат моңарчы яхшы булса, уңай йогынты ясарга мөмкин. Ул вакытта өстәмә ял шатлыкка әйләнәчәк, диде психотерапевт.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100