news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының әһәмияте турында фикер алышты

Татарстанда «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасында катнашучыларны сайлап алуның икенче этабы тәмамланды. 2-5 апрельдә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар дистанцион онлайн-тест узды. Программа махсус хәрби операциядә катнашучыларны тыныч тормышка интеграцияләүдә ярдәм итүгә, шулай ук аларны яңадан укытуга юнәлдерелгән.

ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе, республика программасы Иҗтимагый советы рәисе Әсгать Сәфәров билгеләп үткәнчә, беренче этапны уңышлы үткән катнашучыларның барысы да диярлек онлайн-тест узуда җаваплылык һәм кызыксынучанлык күрсәткән.

Татарстан вәкилләре Экспертлар клубы мәйданчыгында программаның әһәмиятен һәм аның ветераннарны адаптацияләүдәге ролен билгеләп үтте. Дәүләт Думасының Көндәшлекне яклау комитеты әгъзасы, Гражданнарның торакка хокукларын тәэмин итү комиссиясе әгъзасы Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Батырлар» программасына ихтыяҗ зур. Бу тыныч тормышта үз юлын дәвам итәргә омтылучы хәрбиләр өчен әлеге инициативаның әһәмиятен раслый.

«Батырлар» программасы - бик вакытлы һәм актуаль инициатива, аның нәтиҗәсен без якындагы елларда ачык күрәчәкбез. Аны гамәлгә кертеп, Татарстан, беренчедән, хәрбиләрне социализацияләү бурычын хәл итә, икенчедән, кадрлар резервын тулыландыра», – дип искәртте ул.

Искәртеп үтәбез, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 18 февральдә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасын гамәлгә ашыра башлау турында игълан итте. Программаның беренче этабы 30 мартта тәмамланды, барлыгы 1604 гариза тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100