news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар Башкортстандагы җир тетрәүне нормаль күренеш дип атады

Башкортстан халкы социаль челтәрләрдә төнге җир тетрәү турында актив фикер алыша.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Җир яши, киңәя, шунлыктан җир асты тирбәнешләре нормаль күренеш. Башкортстандагы төнге җир тетрәүне география фәннәре кандидаты, Акмулла исемендәге Башкортстан өстәмә белем бирү институты каршындагы география укытучылары курсы җитәкчесе, профессор Ринат Фәтхуллин шулай шәрехләгән. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итте.

Агентлык хәбәрчесе белән әңгәмәдә галим Уфада берничә ел элек җир тетрәве булганлыгын әйткән. Ул чакта ашыгыч хезмәтләр Октябрь проспекты халкын эвакуация турында кисәтергә мәҗбүр булган.

Икенче эксперт – география фәннәре кандидаты, Россиянең мактаулы геодезисты, профессор Геннадий Турикешев Татарстанның күрше республикада җир тетрәүләре булырга мөмкин дигән. Ул Архангельский районында 19 гасырда көчле җир тетрәвен искә төшергән.

  • Бүген төнлә Башкортстанның Белорет һәм Салават районнарында, шулай ук Уфада 5,4 балл магнитудалы җир асты тирбәнешләре күзәтелде.

Эпиүзәк Чиләбе өлкәсендә булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 6 баллга кадәр җиткән җир асты тетрәүләре Башкортстанга килеп җиткәнче йомшарган һәм республикада электр, газ, су белән тәэмин ителешкә зыян килмәгән. Шулай ук зыян күрүче кешеләр дә юк. Шул ук вакытта йорт хайваннары үзләрен тыныч тоткан. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100