Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Экспертлар 2018 елда бәрәңге бәясе артачагын фаразлый
2017 елда Россиядә барлыгы 22 миллион тонна бәрәңге җыеп алынган, аның 15,5 миллион тоннасы шәхси хуҗалыкларда үстерелгән.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). 2018 ел башында бәрәңге бәясе артачак, дип белдерә Аграр базар конъюнктурасы институты экспертлары.
Аларның сүзләренчә, моңа Россиядә үстерелгән бәрәңге гадәттәгедән иртәрәк бетүе сәбәпче булачак, дип яза «Интерфакс». Агымдагы елның апрелендә бәрәңге бәясе соңгы биш елда иң югары ноктага менгән иде.
2017 елда Россиядә барлыгы 22 миллион тонна бәрәңге җыйганнар, аның 15,5 миллион тоннасы шәхси хуҗалыкларда үстерелгән. Шул ук базарга читтән 530 мең тонна кертелгән. Нигездә, бәрәңге Мисырдан кертелә.
Экспертлар фаразларына караганда, суган, чөгендер, кәбестә һәм кишер бәяләре үзгәрешсез калачак, әмма киләсе елда аларның табыш китермәве сәбәпле, җитештерүчеләр чәчү мәйданнарын кыскартырга мөмкин, дип хәбәр итә «360» телеканалы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз