Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Экспертлар 2017 елда Россия автобазарындагы биш иң яхшы автомобильне атады
Исемлеккә Lada Vesta SW Cross автомобиле, Kia Rio, Honda CR-V һәм Hyundai Solaris ның яңа версияләре, шулай ук Mazda CX-9 машинасы керде.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Экспертлар 2017 елда Россия базарында пәйда булган биш иң яхшы автомобильдән торган рейтинг төзеде, дип яза «Известия».
Исемлеккә Lada Vesta SW Cross автомобиле, Kia Rio, Honda CR-V һәм Hyundai Solaris ның яңа версияләре, шулай ук Mazda CX-9 машинасы керде.
CarsWeek.ru порталы экспертлары Россия сатып алучылары арасында әлеге автомобильләрнең популярлык казануы турында белдерде.
«Безнең фикеребезчә, Lada Vesta SW Cross автомобиленең яңа модификациясе 2017 елның төп яңалыгы булды. Ул хәзерге вакытта күп кенә чит автомобильләре белән лаеклы көндәшлек итә ала», - дип искәртә рейтинг авторлары.
Әлеге модельгә 1,6 һәм 1,8 литр күләмле двигательләр куелган һәм җиһазланышы да югары дәрәҗәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз